Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җәббаров: Бәрәңге, яшелчәләр җитештерүне арттыру өчен яшелчә саклагычлары кирәк
«Мәйданнар, узган елга караганда, 10 процентка артыр дип көтәбез, бу максатларга дәүләттән 90 млн сумга якын акча юнәлдереләчәк», — диде министр.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббарова әйтүенчә, бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерү яшелчә саклагычлары җитмәве белән тоткарлана.
«Яшелчә саклагычлар төзелешенә чыгымнарның 20 процентын кайтару планлаштырылган проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирми. 4 мең тонна яшелчә саклагычы — 32-40 млн сум. Әгәр чыгымнарның 50 проценты субсидияләнсә, быелдан ук 9 яшелчә саклагыч төзелешенә керешер идек», — диде министр коллегия утырышында.
«Без республика халкын гына түгел, республикадан читтә дә бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итәргә тиеш», — дип белдерде Марат Җәббаров.
Ул быелдан бәрәңге һәм ачык грунтта яшелчә җитештерүчеләргә гектарына 40 мең сумга кадәр субсидияләр каралганын әйтте (мәйданнар элеккечә сакланса, гектарына — 25 мең сум, мәйданнар 10 проценттан артса — 40 мең сум).
«Мәйданнар, узган елга караганда, 10 процентка артыр дип көтәбез, бу максатларга дәүләттән 90 млн сумга якын акча юнәлдереләчәк», — диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз