news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Бүгенге көнгә республикада 4,2 млн тонна яңа ашлык җыелды

Татарстанда бөртеклеләрнең уртача уңышы бер гектардан 30 центнер тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 4,1 центнерга артык.

Марат Җәббаров: Бүгенге көнгә республикада 4,2 млн тонна яңа ашлык җыелды
архив

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Республикада урып-җыю эшләре башланганнан бирле 4,2 млн тонна ашлык суктырылган. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Киңәшмәдә Марат Җәббаров республикада урып-җыю кампаниясенең барышы турында сөйләде. «Бүгенге көндә 4,2 млн тонна ашлык суктырдык. Уңыш гектарыннан 30 центнер дәрәҗәсендә бара», – диде министр вазифаларын башкаручы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 млн 418 мең гектар мәйданда, ягъни барлык мәйданнарның 99,8 процентында суктырылган. 4 млн 245 мең тонна ашлык суктырылды, уртача уңыш бер гектардан 30 центнер чыга.

Узган елның шушы чорына караганда, 4,1 центнерга артык. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100