news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Бүген Татарстан үзен тулысынча азык-төлек белән тәэмин итә

Татарстанда азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә якынча 1 мең предприятие эшли.

Марат Җәббаров: Бүген Татарстан үзен тулысынча азык-төлек белән тәэмин итә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан үзен тулы күләмдә төп азык-төлек белән тәэмин итә. Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендәге вазгыяь турында бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә сөйләде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Татарстанда азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенең якынча 1 мең предприятиесе исәпләнә. Республикада эшкәртү предприятиеләренең яңаларын төзү һәм искеләрен яңарту буенча чаралар комплексы уздырылган. Казан сөт комбинаты, “Карлы” ит йорты” (Буа районы), “Чаллы-бройлер”, “Казан 3 нче икмәк заводы”, “Акульчев” (Чаллы), “Азбука сыра” (Мамадыш), Татпотребсоюзның 17 предприятиесе җитештерү куәтен арттырган.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, Татарстан Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында азык-төлек товарларына бәяләрнең түбән булуы ягыннан әйдәп баручы позицияләрне били. “Ак май, каймак, он, карабодай ярмасы – беренче, сыер ите, пастеризацияләнгән сөт, сыр – икенче, кишер – өченче урында”, - диде ул.

“Сәүдә – ул беренче чиратта, цифрлы технологияләр, интернет-сәүдә үсеше. Бу тармакның үсеше өчен җитәрлек потенциал бар”, - диде Алексей Песошин һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бу юнәлештә ТР мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итүне тәкъдим итте. 

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100