news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Азык-төлек белән тәэминатта борчылырлык урын юк

Авыл хуҗалыгы министры әйтүенчә, продукция буенча ике айлык резерв булдырылган, товарны гел өстәп тору өчен акча бар.

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, азык-төлек белән тәэминатта борчылырлык урын юк.

«Санкцияләр аркасында кайбер азык-төлек продуктлары ингридиентлары белән проблемалар бар, ләкин Россия җитештерүчеләре тәэмин итә, барлык ингридиентлар булдырыла. Билгеле бер кыйбатлану бар, тик быел Президент тарафыннан республика казнасыннан, федераль бюджеттан акча хисабына социаль икмәк төрләрен арзанайту карары бар. Икмәк эшләнмәләренә бәяләрне саклап калу өчен, 300 млн сум акча планлаштырылган», — диде министр журналистларга.

Марат Җәббаров әйтүенчә, төп азык-төлек төрләре буенча ике айлык запас булдырыла. «Бу товарны гел өстәп тору өчен әйләнештә акча бар. Кибет киштәләрендә ассортимент гел булачак. 

«Ике ай саен гел өстәп торырга мөмкинлекләр бар», — дип белдерде.

Министр кооперативлар фермерлардан товар сатып алачакларын искәртте. «Кооперативлар халыктан продукция җыеп, үзләрендә эшкәртеп, сәүдә челтәренә китерәчәкләр. Бәрәңге, яшелчәсаклагычлар төзелешенә ярдәм турында да Президент белән сөйләштек», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100