news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Агросәнәгать паркында сатып алучылар саны дүрт тапкыр кимеде

Министр фермерлар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен шәһәрләргә китертүне оештырырга кирәклеген әйтте.

Марат Җәббаров: Агросәнәгать паркында сатып алучылар саны дүрт тапкыр кимеде
Александр Эшкинин

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан агросәнәгать паркында сатып алучылар дүрт тапкыр кимегән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

«Ярминкәләр, чатыр мәйданнары ябык. Агросәнәгать паркы эшләвен дәвам иттерә. Бүген теләге булганнар Агросәнәгать паркына продукция китерә. Әйе, сатып алучылар саны берничә тапкыр кимеде. Безнең, гадәттә, көн саен 6-7 меңләп кеше килә иде, бүген ул 1,5 мең кеше тирәсе генә. Андый проблема бар», — диде министр.

Марат Җәббаров бүген районнардан продукция китерү актуаль тема булуын билгеләп узды.

«Бүген күпләр авыл хуҗалыгы продукциясен китерү форматында эшли. Ниндидер чикләүләр, проблемалар күрмибез. Нидер көтеп утырырга кирәкми. Продукция китерүне оештырырга кирәк. Бүген бик күп зур компанияләр фермерлардан продукцияне алып, адреслар буенча илтә. Алар белән, һичшиксез, эшләргә кирәк», — диде ул.

Министр бу мәгълүмат берничә тапкыр матбугат чаралары, министрлык сайты һәм социаль челтәрләр аша җиткерелгәнен әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100