news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Аграр комплекста инновацион күнекмәләре булган яшьләргә ихтыяҗ бар

Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы ачылды.

Марат Җәббаров: Аграр комплекста инновацион күнекмәләре булган яшьләргә ихтыяҗ бар
Рамиль Гали

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген агросәнәгать комплексында инновацион күнекмәләре, белеме булган яшь белгечләргә ихтыяҗ бар. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Халыкара авыл яшьләре конгрессының пленар утырышындагы чыгышында шулай дип белдерде.

«Теләсә кайсы илдә яшьләр — территорияләр үсешенең киләчәге», — диде ул. Министр районнарда аграр яшьләр берләшмәсе вәкилләренең яшь белгечләргә, фермерларга ярдәм итү, авылларда яшь гаиләләрнең ялын кайгырту, авыл туризмы өлкәсендә үсеш керткәнен билгеләп узды.

Марат Җәббаров бүген Авыл хуҗалыгы министрлыгының торак сәясәте, эш башлаучы яшь эшмәкәрләргә белем бирү программалары, грант ярдәме өлкәсендә булышлыгын, максатчан укыту, фәнни эшләнмәләргә теләктәшлек күрсәтүен билгеләп узды.

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләймановның форумда катнашучыларны башта татарча сәламләве игътибарга лаек. Алга таба чыгышын ул инглизчә дәвам иттерде. «Инвестицияләр, беренче чиратта, кеше капиталы булган җиргә бара. Үзгәрешләргә энергиясе, куәте булган яшьләр генә инициативалы кешеләрне, инвесторларны, бизнесны җәлеп итәргә сәләтле», — диде ул.

«Аграр яшьләр берләшмәсе» оешмасы рәисе Диләрә Шувалова 2020 елда федераль дәрәҗәдә «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» программасы кабул ителгәнен искәртте. «Ул биш ел гамәлгә ашырылачак, алга таба озайтылыр дип өметләнәбез», — дип әйтте ул үзенең чыгышында.

Диләрә Шувалова әйтүенчә, авыл яшьләренең закон чыгару, хакимият дәрәҗәсендә дә актив эшләве мөһим. «Биредә Россия субъектларының яшьләр парламентлары вәкилләре бар. Яшьләр депутатлары яшьләр белән эшләргә тиеш», — диде.

Кыргызстаннан Даниэл Чеченбеков «Татар-информ» хәбәрчесенә конгресска тәҗрибә тупларга килүе турында әйтте. «Үзебездә республикада авыл эшмәкәрлеге буенча төбәк бәйгесен оештырачакбыз. Без моннан конкурсны ничек оештыру турында белеп китәчәкбез. Татарстанда беренче тапкыр. Экскурсиядә булдык, бик ошады. Тарихи урыннар күп», — диде.

Азнакай районы буенча аграр яшьләр оешмасы рәисе Гөлназ Исламова әйтүенчә, яшьләр үзләренә игътибар артканын сизә. «Бик күп инициативалар чыга башлады. Бөтен программалар буенча мәгълүматлары бар», — диде.

Гөлназ Исламова районда яшьләрне кавыштыру буенча «Мәхәббәт ачкычлары» проекты гамәлгә ашырылуын, аның мобиль төркеме төрле авылларга йөрүен әйтеп узды. Ул проектны тагын да киңәйтү өчен, 500 мең сумлык республика грантына дәгъва кылуларын хәбәр итте.

Конгресста катнашучылар панель дискуссияләрдә катнашачак, шулай ук, Мамадышка юл тотачак.



Галерея: Открытие Международного конгресса сельской молодежи
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100