news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров аерым урыннарда бал кортлары үлүне элемтә җайга салынмау белән аңлатты

Министр, басуларда пестицидлар белән эшкәртү турында алдан кисәтеп кую өчен, WhatsApp төркеме булдырылганын әйтте.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Аерым бер урыннарда бал кортлары үлүе элемтә җайга салынмавына бәйле.

«Кортларны махсус беркем агуламый, бу мәсьәләдә аңлашу бар. Берәмле очраклар булса да, каядыр элемтә, килешеп эшләү җитеп бетми дигән сүз», — диде #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Министр, басуларда пестицидлар белән эшкәртү турында алдан кисәтеп кую өчен, WhatsApp төркеме булдырылганын әйтте.

«Агрономнар, хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре, Россельхознадзор, ветеринария идарәсе хезмәткәрләре, умартачылар белән элемтә булдырылды. Предприятие кырларына сиптерергә чыкканда, шушы төркемдә хәбәр итәләр. Умартачы умарталарын каплап, бер көн булса да кортларны чыгармый торырга тиеш», — диде Җәббаров.

Шул төркемдә агрохимикатлар аркасында бал кортлары үлеме турында берәр хәбәр булса яки башка реакцияләрне министр үзе дә телефоныннан күзәтеп баруын әйтте. «Бу очракта без урыннарга барып тикшерү үткәрәбез», — диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100