news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: 2020 елда Казан Халыкара авыл яшьләре конгрессын кабул итәчәк

Форумда Россия Федерациясенең 50 субъектыннан һәм дөньяның 25 иленнән авыл яшьләренең 250 вәкиле катнашыр дип көтелә.

Марат Җәббаров: 2020 елда Казан Халыкара авыл яшьләре конгрессын кабул итәчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 28 декабрь, Татар-информ»). Киләсе елда Казан Халыкара авыл яшьләре конгрессын кабул итәчәк, ул әһәмиятле вакыйга булачак. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белдерде.

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалы турында сөйләгәндә, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы бу форумның республика башкаласында киләсе елның 6-9 февралендә узачагын һәм әһәмиятле вакыйга булачагын хәбәр итте. Министр сүзләренчә, Казан Россиянең 50 субъектыннан һәм дөньяның 25 иленнән 250 авыл яшьләре вәкилен кабул итәчәк.

«Әлеге халыкара мәйданчык яшьләр көче белән авыл территорияләрен үстерү механизмнарын өйрәнергә һәм гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк», — диде Марат Җәббаров.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, конгрессның төп максатларының берсе - яшьләрне авыл территорияләрен үстерү проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашуга җәлеп итү. Форумда катнашучылар «Авылда яшьләр эшкуарлыгы: трендлар, алымнар һәм уңыш серләре», «Мәдәният, тәңгәллекне саклау һәм туризм: авыл территорияләре мәдәни үсеш драйверлары», «Мәгариф һәм лидерлык: уңышлы шәхесне үстерү өчен авыл җиренең уникаль мөмкинлекләре» профильле мәйданчыклары кысаларында үзләренең һөнәри компетенцияләре һәм күнекмәләре дәрәҗәсен күтәрә алачак.

Шулай ук Марат Җәббаров яшь белгечләрнең авылда үз бизнесларын башлап җибәрү мөмкинлеге барлыгын, грант алу бәйгеләрендә катнашып, фермер хуҗалыклары булдырылуын искәртте (грант күләме 1,5 млн сумнан 5 млн сумга кадәр — Т-и иск.). Министр сүзләренчә, республикада өч ел эчендә 164 яшь белгеч «Яшь фермер» һәм «Агростартап» программалары буенча грантларга ия булды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Татарстанда бер ел эчендә 3 меңгә якын агросәнәгать комплексы хезмәткәре авылдан киткән. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру буенча системалы эш алып барырга кирәклеген искәртте.

Россия Президенты Владимир Путин шушы көннәрдә Мәскәүдә узган аграр сәясәт мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Советы утырышында да әлеге проблемага аерым игътибар бирергә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100