Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Башаров Уфада кинога төшә
Марат Башаров Уфада кинога төшә
(Уфа, 23 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Бу чәршәмбедә Башкортстан башкаласына Россиянең күренекле актеры, атаклы милләттәшебез Марат Башаров килде. Биредә аның өч көнлек иҗади мәшәкатьләре башланды.
«Башкортстан» дәүләт киностудиясе популяр театр һәм кино артистын Уфада төшерелүче кинофильмда төшәргә дип чакырды. Кинотасманың режиссеры Айчуак Йомагулов Марат Башаров белән шушы проектта хезмәттәшлек итү өчен бер ел элек үк килешеп куйган иде. «Башкортстан» киностудиясе төшерүче фильмның әлегә кабул ителгән исеме «Ловец ветра» дип атала. Анда Марат Башаров бер банкир ролен башкара.
Башкортстан кино төшерүчеләре белән өч көнлек хезмәттәшлеге өчен Марат Башаровка шактый күләмле гонорар билгеләнгән.
Уфада кинога төшкән арада Марат Башаров кайбер телевидение каналларына һәм урындагы газеталарга әңгәмәләр дә бирә. Танылган милләттәшебез бик иркен сөйләшмәсә дә, татарча бераз сукалый икән. Уфадагы аралашуларда аның белән үз телебездә дә сөйләшергә тырышалар. Марат үз ана телен һәм динебез Исламны нык хөрмәт итүен әйтте. Әле Уфага килер алдыннан ул Мәскәү янындагы яңа йортына мулла чакырып Коръән укытуы хакында да белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз