news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Башаров Татарстан төшергән татар киносында уйнаячак

Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча төшерелүче яңа татар фильмына артистлар сайлау дәвам итә.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча төшереләчәк тулы метражлы нәфис фильмда танылган артист Марат Башаров катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә фильмның генераль продюсеры, “Татаркино” оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова әйтте. “Зур булмаган рольгә Марат Башаров чакырылды. Август башында ул Казанга киләчәк. Марат Башаров Әсфәндиярнең шәһәрдәге дусты ролен башкара. Сюжет буенча, ул мулла булып авылга кайткан егетне кире китәргә күндерергә тырыша”, - дип сөйләде Миләүшә Айтуганова.

Мәгълүмат өчен. Быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәменә таянып, Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча яңа татар фильмы төшерелә башлый. Проект республиканың Әтнә районы хакимияте катнашында, Әтнә дәүләт театры базасында тормышка ашырылачак.

Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы 2006 елда “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә махсус призга лаек булган иде. Татарстанда “Мулла”ны өч дәүләт театры – Әтнә, Минзәлә һәм Камал театрлары куйды. Сюжет нигезендә яшь хәзрәтнең авылда имансызлык һәм агрессия белән очрашуы ята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100