news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Башаров: “Фильм төшергәндә, эшне “Бисмилла” әйтеп башларга кирәк” - фото

Бүген Әтнә районының Күәм авылында, Туфан Миңнуллинның бер үк исемдәге пьесасы мотивлары буенча, "Мулла" фильмы төшерелә башлады.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Әтнә районының Күәм авылында Туфан Миңнуллинның бер үк исемдәге пьесасы мотивлары буенча “Мулла” фильмы төшерелә башлады. Фильмда төшү өчен, Әтнә авылына танылган Россия киноактеры, татар егете Марат Башаров кайтты. Марат Башаровның беренче тапкыр татар киносында төшүен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы да күзәтте.

“Мулла” фильмының идея авторы – продюсер һәм композитор Марат Әхмәтшин. Сценарий авторлары - Илгиз Зәйниев белән Марат Әхмәтшин. Фильмның режиссерлары – Әтнә татар дәүләт театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров. Төп рольдә дә Рамил Фазлыев үзе төшә.

“Мулла” пьесасы буенча спектакль Әтнә театрында ул әле халык театры булган вакытта ук куелган иде. 2010 елда Әтнә театры Рамил Фазлыев куйган бу спектакль белән “Идел-йорт” халык театрлары фестивалендә гран-при алды. Театр белгечләре аны әлеге пьесаның иң яхшы куелышы дип таныйлар. “Мулла” М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театрында, соңрак Минзәлә дәүләт театрында куелды. 107нче сезонында ул төп рольдә Эмиль Талипов белән Камал театрында куелды. Режиссеры Фәрит Бикчәнтәев иде. Быел “Мулла” спектакленең репертуардан төшеп калуы билгеле булды.

Пьесаның эчтәлеге буенча, авылга яшь мулла кайта. Аны авылның хөрмәтле кешесе Самат абый алып кайта һәм үзенең төп нигезендә буш торган йортны тапшыра. Биредә төп персонажлар – авыл кызы Налимә, Мөслимә апа, Вәлиәхмәт, эчкече Бәдретдин, Сәләхетдин мулла.

Ә фильм сюжеты буенча, Артур исемле эшмәкәр егет татар авылына дусты Әсфәндиярны алырга кайта. Ул аны үзе белән бизнес башларга үгетли. Әмма теләгенә ирешәм дигәндә генә, авылга мулла булып кайткан Әсфәндияр, кире китәр өчен “Ауди”га кереп утыргач кына, соңгы мизгелдә аны бу авылда калырга этәргән вакыйга була.

Драматург Туфан Миңнуллин пьесасында Марат Башаров уйный торган әлеге герой юк. Аны Марат Әхмәтшин үзе уйлап тапкан. “Ул төп геройны ачып бирү өчен кирәк иде”, - ди Марат.

Марат Башаров өч кадрда төшә – берсе капка төбендә китәргә җыену күренеше. Икесе – мулла яши торган өйдә. Биредә инде иртән үк кино төшереләсе чәй өстәле әзерләп куелган иде.

Кино төшерү процессы авыл йортының капка төбендәге кадрдан башланды. Марат Башаров килүгә,  сценарийның үзе төшәчәк өлеше белән тагын бер кат танышып чыкты, грим салучы кызлар янына утырып, эш барышында режиссер белән фикер алышты. Вакытны сузмыйча, эш башларга, капка төбенә чыкты.

Кино төшерүнең тантаналы өлеше булган тәлинкә ватылганнан соң, Марат машина янына килде дә: “Эшебезне “Бисмиллаһи рахмани рахим”, дип башлыйк диде.

Бүген кич, Күәм авылында эшен тәмамлагач та, Марат Башаров Мәскәүгә оча. Ул 5 сентябрьдә Казан Халыкара мөселман кинофестивале тантанасына килергә вәгъдә итте. Бу көнне, “Мулла фильмының генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, кинофестиваль кысаларында “Мулла” фильмы проекты һәм төшерү төркеме тәкъдим ителәчәк.

Мәгълүмат өчен. “Мулла” фильмы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәме белән төшерелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100