news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Бариев яңа вазифада Россиянең 2014 елда Сочида Олимпиадада җиңүен бурыч итеп куя

Тагын бер төп бурычларның берсе - Россия җыелма командасының 2012 елда Лондонда Җәйге олимпиадада уңышлы чыгыш ясавы

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Кристина Иванова). Марат Бариев Россия Олимпия комитеты башкаручы директоры вазифасында Россиянең 2014 елда Сочида Олимпиадада җиңүен бурыч итеп куя. Бу хакта бүген ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының элеккеге җитәкчесе Марат Бариев яңа вазифада беренче рәсми матбугат конференциясендә белдерде.
Марат Бариев сүзләренчә, аның алдында Россия Олимпия комитеты башкаручы директоры буларак бик җитди бурычлар тора. Аларның иң мөһиме – Россиянең Сочида узачак Олимпия уеннарында гомумкоманда зачетында җиңүе. Моннан тыш, безнең команда алдында 2012 елда Лондонда Җәйге олимпиадада уңышлы чыгыш ясау бурычы тора. М.Бариев сүзләренчә, команда зачетында җиңүгә өметләнеп булмый, чөнки соңгы ике елда гына Россия олимпиячеләрен әзерләү вәзгыятен тамырдан үзгәртү катлаулы мәсьәлә. Моннан тыш, Марат Бариев Россия атлетларының Яшүсмерләр олимпия уеннарындауңышлы чыгыш ясавына өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100