Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Бариев ветераннарга көн саен ярдәм итәргә кирәклеген искәртте
Россия Дәүләт Думасы депутаты фикеренчә, ветераннарга җәмәгатьчелек, яшьләр, мәктәп балалары һәрдаим ярдәм күрсәтеп торырга тиеш.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга бәйрәмдә генә түгел, көндәлек тормышта да игътибар бирергә кирәк булуын искәртте
«Азат илдә яшәвебез, укуыбыз, эшләвебез белән без ветераннарга бурычлы. Хөкүмәт кенә түгел, күршеләр, яшьләр, мәктәп балалары да аларга һәрдаим ярдәм күрсәтеп, ихтирам итеп торсын иде», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Депутат Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга сәламәтлек теләде. «Аларга һәрчак туганнарыннан, җәмәгатьчелектән зур игътибар булсын иде. Алар, кызганыч, хәзер бик аз калды», — диде ул.
Марат Бариевның ике бабасы да Бөек Ватан сугышында катнашкан. «Әнинең әтисе — Балтач районыннан Нургаян Сөләйманов, әтинең әтисе — Кукмара районыннан Бари Шәфигуллин. Алар икесе дә сугыштан яраланып кайткан. Икесен дә хәтерлим. Яшьли вафат булдылар», — дип искә алды ул.
«Әбинең ике энесе — Балтач районыннан Зариф белән Газиз Ганиевлар разведкада хезмәт иткән, икесе дә билгесез югалган солдатлар исемлегендә. Без аларны онытмыйбыз», — диде Марат Бариев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз