news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Бариев: Татарстанга Финляндиядәге кебек социаль лифтлар кирәк

Хакимиятне яшәртү — чор күренеше һәм яшь буын өчен этәргеч дип ышана депутат.

Марат Бариев: Татарстанга Финляндиядәге кебек социаль лифтлар кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Дәүләт хакимияте органнарын яшәртү тренды Татарстанда көчлерәк булырга тиеш дип саный Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев. Бу хакта ул «Татар-информ» өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.

«Безнең республиканың Дәүләт Советы һәрчак профессиональ булуы белән аерылып торды. Яңа состав һәрвакытта да яңа көч бирә дип уйлыйм. Проблемалар булмаячак, ул нәтиҗәле эшләячәк. Шуны гына әйтәсем килә, анда яшь депутатлар күбрәк булырга мөмкин иде», — диде Марат Бариев.

Аның сүзләренчә, кадрларны яшәртү — чор күренеше һәм яшь буын өчен этәргеч. Ул Финляндия Хакимиятен мисал итеп әйтте. Быелның декабрендә анда җитәкче итеп дөньядагы иң яшь Премьер-министр — 34 яшьлек Санна Марин билгеләнде.

«Моңа кадәр хәзерге Премьер берничә ел хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры, парламент әгъзасы булды. Ягъни, эзлекле әзерләнү бара, социаль лифтлар эшли. Хәзер ул 34 яшендә Премьер-министр булды. Безгә дә шушындый лифтлар булдырырга кирәк», — диде ул.

Моннан тыш, Финляндиянең министрлар кабинетында 35 яшьләре тулмаган дүрт хатын-кыз министр булып эшли, дип йомгаклады депутат.

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укырга була. Әңгәмәнең видеоверсиясен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карага мөмкин. Телевизион вариантны «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» тапшыруында шимбә көнне 18:30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13:30 сәгатьтә карап булачак.



Галерея: Интервью «Без галстука» Андрея Кузьмина и Марата Бариева
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100