news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Бариев сугышчы–интернационалистлардан бүләк алды

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры “Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 20 ел” медале белән бүләкләнде

(Казан, 29 декабрь, “Татар–информ”). ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев “Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 20 ел” медале белән бүләкләнде.
Министрга әлеге медаль БДБ илләре Хөкүмәтләре башлыклары Советы каршындагы сугышчы–интернационалистлар эшләре комитеты боерыгы нигезендә тапшырылды.
Дәүләтләр арасындагы дуслыкны ныгытуга, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга керткән өлеше өчен алынган бүләкне бүген Марат Бариевка сугышчы–интернационалистлар комитеты рәисе, Россия герое Руслан Аушев күрсәтмәсе белән ТР “Динамо” физкультура–спорт оешмасы рәисе урынбасары милиция полковнигы Салават Гайсин тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot