news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Бариев: “Шәймиев бөтен дөнья татарларын берләштерү өчен күп эш башкарды”

Дәүләт Думасы депутаты Шәймиев җитәкчелегендә бөтенләй хәл итеп булмаслык тоелган проблемалар хәл ителгәнен билгеләп үтте.

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Минтимер Шәймиев Президент чагында кабул иткән карарлар Россиядәге икътисади процессларны Татарстан халкы өчен берникадәр йомшартты. Россия Дәүләт Думасы Депутаты Марат Бариев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. Искәртеп үтик, Татарстанның беренче Президенты, бүгенге көндә Дәүләт Киңәшчесе бүген 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

“Президент чагында чыккан карарлары, бигрәк тә, 90 нчы еллар башындагылары халыкка якын булуы белән кыйммәтле. Ул вакытта Россиядә “шок терапиясе” булды бит, шундыйрак иде сәясәт. Минтимер Шәймиев икътисадта булган үзгәрешләр халыкка бик каты кагылмасын, халык бик нык тоймасын дип кайгыртты. Шәймиев җитәкчелегендә кабул ителгән чаралар, беренче чиратта, Россиядәге икътисади процессларны Татарстан халкы өчен йомшартуны күздә тотты. Алар халыкны яклауга йөз тотты”, - дип бәяләмә бирде Марат Бариев.

Депутат әйтүенчә, Минтимер Шәймиев идарә иткән елларда Татарстан халкының, аерым алганда, татар халкының милли үзенчәлеген саклау һәм үстерү өчен күп эш башкарылды. “90 нчы елларда татар халкы үсешендә бөтенләй башка этап кичерелде. Татар мәдәнияте, тарихын өйрәнүдә яңа этап дияр идем. Мин үзем Казанда үстем. Казанда бер татар мәктәбе калган вакытны хәтерлим. Татар мәдәнияте, теле чәчәк атуы Минтимер Шәймиевнең Президент чагына туры килде. Ул бөтен дөнья татарларын берләштерү өчен күп эш башкарды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты эшчәнлегенә нигез салды”, - диде әңгәмәдәш.

“Бөтен Россиядә Шәймиев заманындагы программаларны беләләр. Алар ииновацион буларак илдә беренче иде. Газлаштыру, тузган торакны бетерү программалары буенча либераллар тарафыннан тәнкыйть күп иде, янәсе кемнәрнеңдер хокуклары бозыла. Татарстанда административ ресурслар кулланыла диделәр, әмма ахыр чиктә барысы да Татарстанның дөрес юнәлештә баруын таныды. Хәзер бөтен Россия буенча газлаштыру, тузган торакны бетерү программалары гамәлгә ашырыла. Шәймиев кулы астында Татарстан җитәкчелеге халык өчен үтә дә әһәмиятле проблемаларны беренче булып хәл итүгә тотынды. Авыл өчен газ, шәһәр өчен тузган торакны бетерү иң четерекле проблемалар иде. Аларны бөтенләй хәл итеп тә булмас кебек тоела иде. Шәймиев һәм Татарстан мондый проблемаларны хәл итеп булуын исбатлады”, - дип белдерде Марат Бариев.

Депутат фикеренчә, Шәймиевнең тагын бер зур казанышы – Россиянең  федератив корылышын саклап калу. “Мәскәүдә эшләп, Россиянең күп кенә төбәкләрендә булам. Шәймиев адресына гел югары бәя, рәхмәт сүзләре ишетәм. 90 елларда аның позициясе ярдәмендә Татарстанның милли территориаль корылышы һәм Россиянең федератив корылышы сакланды. Минтимер Шәймиев үзе артыннан башка республикаларны да ияртте”, - дип саный Бариев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100