news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Бариев Сахалин татарларының тарихи һәм мәдәни мирасны саклауда өлешен югары бәяләгән

Бу хакта аның Сахалиндагы "Туган тел" уку-мәдәни үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитовага тапшырылган хатында билгеләп үтелә.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев "Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе" иҗтимагый оешмасы рәистәше Зәкия Вәлитовага юллаган хатында Сахалин татарларының тарихи һәм мәдәни мирасны саклап калуда өлешен билгеләп үтә.

Рәхмәт хаты турында "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Туган тел" уку-мәдәни үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова үзе хәбәр итте.

Хатта төбәк милли-мәдәни мохтариятләренең милли мирасны саклап калу һәм популярлаштыру, яшьләрне татар халкы тарихына җәлеп итүдә мөһим роль уйнавы билгеләп үтелә. "Без ватандашларыбыз һәм урыннарда алып барыла торган эш нәтиҗәләре белән горурланабыз", - диелә хатта.

Марат Бариев, Көньяк-Сахалинскта узган "Дети Азии" Беренче Кышкы Халыкара спорт уеннары Татарстанның яшь спортчыларына Сахалин өлкәсе татарлары төбәк автономиясе вәкилләре белән танышу, илнең иң ерак төбәкләренең берсендә ватандашларыбыз тормышы турында белү мөмкинлеге биргәнен билгеләп узган.

"Сезнең белән танышу аша Сахалин татарларының Татарстан тормышына, татар халкының тарихи һәм мәдәни мирасына, татар халкының милли үзенчәлекләрен саклап калуга керткән өлеше зур булуына инандык. Сезгә спортчылар җыелма командасын җылы каршы алуыгыз, чын татар кунакчыллыгы өчен рәхмәт!" - дип яза Дәүләт Думасы депутаты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100