news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Бариев: Россиянең үсеше студентларга бәйле

Казанда Татарстанның "Ел студенты" премиясен тапшыру тантанасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев катнашты.

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Алинә Минневәлиева). Бүген Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узучы "Ел студенты" республика премиясе җиңүчеләрен котларга Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев та килде. "Россия Дәүләт Думасында бүген утырыш студентларны котлау сүзләреннән башланды. Аларны сезгә җиткерәм. Соңгы елларда безнең илебездә көндәшлеккә сәләтле булуның төп ресурс булуын аңладылар. Студентлар, без сезгә зур өметләр баглыйбыз. Россиянең үсеше, дөнья илләре арасындагы дәрәҗәсе дә сезгә бәйле", – дип белдере депутат.

Марат Бариев "Ел интеллекты", "Студентларның фәнни оешмасы" номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Шулай итеп, "Ел интеллекты" номинациясендә Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Казан юридик институтында белем алучы Илона Гайсина, ә "Студентларның фәнни оешмасы" номинациясендә Казан федераль университеты юридик факультеты студентларының фәнни берләшмәсе җиңү яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100