Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Бариев: Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнәчәк
РФ Дәүләт Думасы ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү пакетын, шул исәптән пенсияләрне индексацияләүне төп законда беркетүне күздә тотуны хуплады.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). РФ Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта Россия Конституциясенә төзәтмәләр төп законда пенсияләрне индексацияләүне беркетә. Яңалык эшләүче пенсионерларга да кагылачак. Бу турыда Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев сөйләде.
«Яңа нормалар эшләүче пенсионерларга да кагылачак. Алар өчен соңгы берничә елда пенсияләрне индексацияләү туктатылды һәм бу сораулар тудырды. Бу төзәтмә нигезендә, пенсияләрне индексацияләү аларга да кагылачак. Мин моны гадел дип саныйм», — диде парламентарий.
Эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексациясен «туңдырган» федераль закон 2016 елның 1 гыйнварында үз көченә керде. Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенга Юлламасында ил Конституциясенә пенсияләрне даими индексацияләүне кертергә кирәклеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз