news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Марат Бариев Россия Олимпия комитетының башкаручы директоры итеп билгеләнергә мөмкин
Марат Бариев ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры вазифасын 2005 елдан бирле башкара
Скопировать ссылку
(Казан, 20 май, «Татар-информ»). ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев бүген Россия Олимпия комитетының башкаручы директоры итеп билгеләнергә мөмкин.
Искәртеп узабыз, бүген Мәскәүдә чираттан тыш Олимпия хисап-сайлау җыелышы уза. Алдарак сайлаулар нәтиҗәсендә вице-премьер Александр Жуковның альтернативасыз нигездә Россия Олимпия комитетын җитәкләве хакында хәбәр ителгән иде.
Көн тәртибендә шулай ук Россия Олимпия комитеты уставына үзгәрешләр кертү, аерым алганда, оешманың башкаручы директоры вазифасын булдыру хакындагы мәсьәләне карау күздә тотыла. “Татар-информ” агентлыгына мәгълүм булганча, Россия Олимпия комитеты башкаручы директоры вазифасына Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев тәкъдим ителәчәк.
Марат Бариев ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры вазифасын 2005 елдан бирле башкара. Бариев башкаручы директор итеп билгеләнгән очракта кемнең яңа министр булачагы хакында хәбәр ителми. Россия Олимпия комитетына кемнең директор итеп билгеләнүе бүген кич билгеле булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot