news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Бариев Мактау ордены белән бүләкләнде

Сочида Олимпиадага һәм Паралимпиадага әзерлек һәм уңышлы үткәрүдә шәхси өлеш керткәне өчен дәүләт бүләгенә лаек булды

  (Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасының Физкультура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Бариев Мактау ордены белән бүләкләнде.
Депутатның матбугат хезмәте белдергәнчә, ул Сочида XXII Олимпиада кышкы уеннарына һәм XI Паралимпиада кышкы уеннарына әзерлек һәм уңышлы үткәрүдә шәхси өлеш керткәне өчен дәүләт бүләгенә лаек булган.
Марат Бариевка Мактау ордены РФ Президенты Владимир Путинның 2014 елның 1 сентябрендә имзаланган указы нигезендә тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot