news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Бариев Казахстанда узган Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының мөхтәрәм кунагы булды

Марат Бариев Казахстанда узган Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының мөхтәрәм кунагы булды
Фото: ТР Олимпия советы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Олимпия советы рәисе Марат Бариев Казахстанда узган Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында мөхтәрәм кунак буларак катнашты.

«Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында беренче тапкыр Россия гомуми командасы катнашуы игътибарга лаек. Моңарчы ярышларда илебезнең аерым төбәкләреннән командалар катнаша иде», - дип билгеләп үтте спорт функционеры.

«Без инде Россия спортчылары хөрмәтенә илебез флагы күтәрелүен, илебез гимны уйнавын сагындык. Унҗиде медаль (шул исәптән дүрт алтын) яулаган Татарстан спортчыларының Россия командасы уңышына үз өлешен кертүе сөендерә», - дип ассызыклады Бариев «Татар-информ» журналисты белән әңгәмә вакытында.

Агентлык әңгәмәдәше шулай ук ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм аларны уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

«Этноориентлашу, чараның колориты, заманча спорт объектлары, грамоталы итеп оештыру якынча 80 илдән бик күп катнашучыны җәлеп итте. Россиянең (аерым алганда, Татарстанның) бу хәрәкәтне хуплавы дөрес, дип саныйм. Чөнки бу тамырлар белән, халыклар тарихы белән кызыксынуның спорт аша чын чагылышы, ә бу балалар һәм яшьләр, киләчәк буыннар өчен бик мөһим», — диде ТР Олимпия советы рәисе.

Моннан тыш, Марат Бариев Татарстан башкаласында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы вәкилләре белән Ислам яшүсмерләр уеннарын уздыру планнары турында фикер алышуда катнашты. ТР Олимпия советы башлыгының эшлекле сәфәре Казахстан Спорт министрлыгы һәм Казахстан Олимпия комитеты җитәкчелеге белән очрашу белән тәмамланды. Яклар хезмәттәшлекнең төрле формалары турында килеште.

«ТР Спорт гимнастикасы федерациясе президенты буларак миңа Татарстан һәм Казахстанның гимнастика буенча командалары арасында матч уздыру тәкъдиме килде. Казахстаннан өйрәнер нәрсәләр бар, шулай ук Татарстанның да күрсәтер нәрсәләре бар. Хезмәттәшлек өчен яхшы перспектива бар, дип саныйм!» - дип йомгаклады Марат Бариев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100