Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Бариев казанлыларның сорауларына җавап бирде
РФ Дәүләт Думасы депутаты ТР башкаласында гражданнары кабул итте
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Арсений Маврин, Гөлшат Ганиева). Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев бүген гражданнар белән очрашты. "Бердәм Россия" сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведевның җәмәгать кабул итү бүлмәсенә килүчеләр аңа проблемалары хакында сөйләде һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды, дип хәбәр итте депутатның вәкиле Наталья Вельк.
Кабул итү барышында 21 кеше үз проблемалары турында сөйләде. Алар арасында торак мәсьәләләре, кече бизнес һәм эшмәкәрлеккә ярдәм, туксанынчы еллардагы дефолт вакытында югалткан акчаларын компенсацияләүгә кагылышлы сораулар яңгырады.
Хоккей тренеры Владимир Голубцов шикаять белән түгел, ә тәкъдим белән килгән аз санлы кешеләрнең берсе. Ул "Алтын алка" турниры турындагы нигезләмәне үзгәртергә тели. Элек ярышларда бары ишегалды командалары гына катнашкан, Владимир Голубцов нәкъ шундыйларны өйрәтә дә. Узган елдан Владислав Третьяк спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен турнирга барырга мөмкинлек бирүче документны имзалаган.
"Әгәр зур хоккей клубын алабыз икән, анда 30 бала шөгыльләнә, 15 бала Россия беренчелегенә бара, ә 15е - юк. Менә аларны "Алтын алка"га кертәләр дә. Ә безгә анда нәрсә эшләргә кала? Бездә узган кышта 87 эш көне булды, ә спорт мәктәпләре 1 сентябрьдән 30 майга кадәр эшли. Анда безне җиңсеннәр өчен өч кеше дә җитә бит", - дип борчыла тренер. Ишегалды хоккее буенча төп турнирда бары ишегалды командалары гына катнаша алырлык итеп эшләргә кирәк дип саный ул.
"Болай булырга тиеш түгел, сезнең белән белән килешәм. Әгәр Третьяк белән бер-беребезне аңламасак, бу мәсьәлә буенча киңәшмә җыячакбыз, фикер алышу өчен төбәкләрне чакырачакбыз", - диде депутат.
Марат Бариев кайбер мәсьәләләрне шунда ук хәл итәргә тырышты. Әйтик, инвалид хатын-кызны хастаханәдә кабул итүдән баш тартканнар. Баш табибка бер шалтырату әлеге проблеманы хәл итте.
Инвалид Глеб Устинов берьюлы ике проблема белән килгән: яшүсмернең ике ел элек әнисе үлгән, ул хәзер медицина көллиятендә түләүле бүлектә укый. Әмма акчасы җитми. "Бюджет бүлегенә күчәргә булыша алмассызмы?"- дип сорый ул.
Икенче соравы мираска кагылышлы иде. Әнисе үлгәннән соң фатирны Глеб, дәү әнисе һәм дәү әтисенә бүлгәннәр. Хәзер алар үз өлешләрен сатарга карар иткән. Яшүсмернең аны сатып алыр өчен акчасы юк.
"Укуга кагылышлы мәсьәләдә булышырга тырышам, ә менә фатир мәсьәләсе минем компетенциядә түгел", - дип белдерде Марат Бариев.
"Ни кызганыч, бөтен кешегә дә ярдәм итеп булмый, гәрчә без барлык сорауларга җавап бирергә тырышсак та. Суд карарларына карата шикаятьләр була, әмма бу безнең эшкә кагылмый. Сәламәтлеккә бәйле мәсьәләләрдә дә һәрчак булышып булмый. Шулай да мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан артыгын хәл итеп була", - дип сүзен йомгаклады Марат Бариев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз