news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Марат Бариев Казанда спортның кышкы төрләрен үстерүгә басым ясарга вәгъдә бирде
Марат Бариевның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ил төбәкләрендә спорт төрләрен үстерү үзәкләре төзү турындагы карар әзерләнә
Скопировать ссылку
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Кристина Иванова). 20 майда Россия Олимпия комитетының башкаручы директоры итеп билгеләнгән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының элеккеге башлыгы Марат Бариев якын киләчәктә Казанда спортның кышкы Олимпия төрләрен үстерергә тәкъдим итте.
Марат Бариевның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россия Олимпия комитетында ил төбәкләрендә спортның Олимпия төрләрен үстерү үзәкләре төзү турындагы карар әзерләнә. Татарстанда күпсанлы боз сарайлары сафка басуын исәпкә алып, Марат Бариев Казанны Кышкы уеннарда чыгыш ясаучы олимпиячеләр әзерләү үзәкләренең берсенә әверелдерергә тәкъдим итте.
Элеккеге министр белдергәнчә, тиешле тәкъдимне Россия Олимпия комитеты башлыгы Александр Жуков һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган инде. Шуңа да карамастан, Марат Бариев спортның кайсы төрләре күздә тотылуы хакында хәбәр итмәде.
Марат Бариев ассызыклап үткәнчә, инде бүген үк Татарстан Россиянең генә түгел, Ауропаның да әйдәп баручы спорт үзәкләреннән берсе буларак карала. “Хәзерге вакытта республикада бу юнәлештә үсү өчен бөтен шартлар да бар”, - дип белдерде Россия Олимпия комитетының башкаручы директоры.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot