news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Бариев: “Безнең хоккейчылар медальсез калмаячагына ышанган идем”

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Россия командаларының Ванкуверда Уеннардагы нәтиҗәләреннән кәефе төшүен белдерде

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев Россия командаларының Ванкуверда Уеннардагы нәтиҗәләреннән кәефе төшүен белдерде.
Марат Бариев матбугат конференциясендә белдерүенчә, Татарстан делегациясенең XXI Кышкы олимпия уеннарына сәфәр кылу нәтиҗәсе буенча ул хоккей буенча Россия җыелма командасында Татарстан вәкилләре Алексей Морозов, Данис Зарипов һәм Илья Никулин медаль алыр дип өметләнгән булуын белдерде. Әмма, искә төшереп үтәбез, турнирның чирек финалында Россия командасын булачак Олимпия чемпионнары канадалылар тар-мар итте.
М.Бариев сүзләренчә, чаңгыда шууның ике төр ярышы буенча Татарстан вәкиле Нияз Нәбиевтан югары нәтиҗәләр беркем дә көтмәгән. “Ул нәкъ аннан көткәнчә чыгыш ясады, - дип белдерде министр. – Аның өчен бу беренче Олимпиада иде, ул, беренче чиратта, тәҗрибә туплар өчен барды. Нәбиев өчен Сочида төп старт көтелә”.
Марат Бариев бедерүенчә, Татарстан делегациясе Ванкуверда Олимпиада оештыручылар тәҗрибәсен Казанда Универсиадага әзерлек вакытында куллану өчен мөмкин булганча кулланырга тырышкан. Ванкуверда Олимпия авылы соңгы Уеннар белән чагыштырганда иң яхшысы иде дип белдерде. Шул ук вакытта М.Бариев Олимпиаданы оештыру дәрәҗәсен тәнкыйтьләде. Аның фикеренчә, еш кына тамашачылар һәм спортчылар өчен тиешле шартлар тудырылмаган, ярышлар буенча мәгълүмат бирү начар оештырылган. Марат Бариев Ванкувердлагы бу җитешсезлекләрне Казан Универсиадасына әзерләнгәндә исәпкә алырга вәгъдә итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot