news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Бариев балалар ялын оештыруның федераль реестры төзеләчәген хәбәр итте

Россия Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет әгъзасы балалар ялын оештыру турында сөйләде.

(Казан, 4 август, "Татар-информ", Юлия Косолапкина). Россиядә балалар ялын оештыру буенча федераль реестр төзеләчәк, аның эшенә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы кураторлык итәчәк. Бу хакта “Татар-информ”да матбугат конференциясендә Россия Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет әгъзасы Марат Бариев җиткерде.

“Узган ел декабрь аенда балалар ялын көйләү буенча законга үзгәрешләр кертү турында закон кабул ителде. Лагерьлар бердәм таләпләргә җавап бирәчәк, профессиональ стандартлар булдырыла, биредә инде әзерлексез хезмәткәрләр булмаячак”, - дип җиткерде спикер.

Ул соңгы вакытка кадәр бердәм таләпләр эшләнмәвен әйтте. Шул сәбәпле бу хәтта төрли фаҗигале очракларга китергән.

“Стандартлар билгеләү һәм аларга җавап бирү җиңел эш түгел, ул чыгымнар таләп итә, әмма ял шартлары, кадрлар әзерләүдәге кебек үк, яхшырачак”, - дип билгеләп үтте Марат Бариев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100