news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Бәширов сайлауларда Татарстан халкының 83 проценты тавыш бирер дип фаразлый

Россия политологы татарстанлыларның тавыш бирүгә битараф калмавын билгеләп үтте.

Марат Бәширов сайлауларда Татарстан халкының 83 проценты тавыш бирер дип фаразлый
Владимир Васильев

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Политолог Марат Бәширов Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә халыкның 82-83 проценты катнашыр дип уйлый. Бу хакта ул республика матбугат үзәгендә видеоэлемтә аша сөйләде.

«82-83 проценттан ким булмас дип уйлыйм, чөнки республика һәрвакыт үз мәнфәгатьләрен яклый. Без кешеләрнең республика үсешеннән, хакимияттән канәгать булуларын күрәбез. Шуңа бәйле рәвештә, кешеләрнең моңа битараф булмавы шатландыра», — диде ул.

Бәширов татарстанлыларның Конституциягә үзгәрешләр кертү уңаеннан уздырылган сайлауларга нормаль карауларын әйтте. «Мин протест чыгышлары, каршы килүчеләрне күрмим. Начар гамәлләргә бара торган кешеләр юк», — дип билгеләп үтте ул.

Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү уза. Кичке 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Ихтыяр белдерү хокукына республиканың 2,9 миллион кешесе ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot