news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Бәширов Лаешта сайлау участогында плакатның ике теллелегенә игътибар иткән

Эксперт Татарстанда сайлау кампаниясенә бәя бирде.

Марат Бәширов Лаешта сайлау участогында плакатның ике теллелегенә игътибар иткән
Владимир Васильев

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия политтехнологы, Дәүләт Думасының Торак-коммуналь хуҗалык һәм торак сәясәте буенча комитетының Эксперт советы әгъзасы Марат Бәширов сайлау участогында плакатларда ике теллелеккә игътибар иткән. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә сөйләде.

‪Казаннан 40 км ераклыкта Лаеш районы Олы Кабан авылына барганнарын әйтте. Анда 900 сайлаучы. "319, 320, 321, 322 сайлау участокларында булдым. ‬Плакатлар ике телдә язылуына игътибар иттем. "Алар абзацларга бүлеп язылган. Бик уңайлы. Абзац арты абзац ике телдә. Башта тулаем русча, аннары татарча түгел. Бу милли мәдәният күзлегеннән мөһим", - диде.

Марат Бәширов Татарстанда сайлау ничек узганын беренче тапкыр күзәткәнен әйтте.

"Тыныч вазгыятькә игътибар иттем. Кешеләр тыныч кына тавыш бирергә бара. Биредә оештыру дәрәҗәсе югары. Сайлаучыларның мөнәсәбәте башка. Навигация яхшы. Без махсус арткы ишегалдыннан кердек. Ике яктан да - алгы яктан да, арткы яктан да ишек ачык иде, лицей артында яшәүчеләргә урап узарга кирәкми", - диде.

Марат Бәширов ата-анасы тумышы белән Чистайдан булуын билгеләп узды. Әби-бабасы да шунда җирләнгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100