news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Бәширов: Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдә тел мирасының яклануы мөһим

Политолог милли республикаларның туган телләреннән файдаланырга хокуклы булуын әйтте.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү тел мирасы нормаларын яклый. Бу хакта политолог Марат Бәширов Гомумроссия тавыш бирүнең республика матбугат үзәгендә видеоэлемтә аша хәбәр итте.

Сәясәтче рус теленең «дәүләт төзүче халык теле» буларак статусын беркетү турындагы төзәтмәләрнең асылын шәрехләде.

«Бу норма барлыкка килгәч, мин дә башта сагаеп калдым, чөнки милләтем буенча татармын. Әмма тел мирасы нормалары саклануын, үз телемнән файдалану, милли телдә белем алу хокукы пунктларын күргәч, тынычландым. Минем өчен милли республикаларның, мәсәлән, Татарстанда ике телне (рус һәм татар теленең) куллану хокукының саклануы мөһим. Бу хокук якланган һәм сакланган», — диде Марат Бәширов.

news_right_1
news_right_2
news_bot