news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Бәшәров Ливандагы качаклар лагеренда яшәүче ике баланы опекага алачак

Актер нәни качакларның балачагы бәхетле булсын өчен бөтен көчен куярга вәгъдә итте.

Марат Бәшәров Ливандагы качаклар лагеренда яшәүче ике баланы опекага алачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Актер Марат Бәшәров Ливандагы качаклар лагеренда яшәүче ике Сүрия баласын опекага алачак, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Зәкят» ислам хәйрия фонды башлыгы, Мәскәү мөфтие Илдар Аләүтдинов сүзләренчә, актер балаларны опекага алачак Әхмәдкә – 5, Әсмага – 7 яшь.

Актер балаларга ай саен матди ярдәм күрсәтеп торачак. Бәшәров тарафыннан бүленгән акчаларга Әхмәд һәм Әсмага азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар сатып алачаклар. Балаларның икесе дә әтисез үсә.

Киләсе елның гыйнварында Марат Бәшәров Әхмәт һәм Әсма белән очрашу һәм опекунлыкны рәсмиләштерү өчен Ливанга барырга ниятли.

Актер нәни качакларның балачагы бәхетле булсын өчен бөтен көчен куярга вәгъдә итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100