news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Бәшәров ике качак балага ай саен матди ярдәм күрсәтәчәк

Россия Мөфтиләр шурасы проекты нигезендә россиялеләр качаклар лагеренда булып, җылы киемнәр, балаларга бүләкләр, ягулык калдырып кайткан.

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия актеры Марат Бәшәров узган атнада Ливан башкаласына гуманитар миссия вакытында ике Сирия баласына – биш яшьлек Әхмәдкә һәм җиде яшьлек Әсмага опекунлык буенча рәсми документларны имзалаган. Бу турыда Россия Мөселманнары Диния нәзарәте  матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Ливанда Бекаа үзәнлегендә вакытлыча качаклар лагеренда яшәүче әлеге балаларга Бәшәров ай саен матди ярдәм күрсәтәчәк”, - дип хбәр иткән РИА “Новости”га документларны рәсмиләштерү вакытында катнашкан “Зәкят” ислам хәйрия фонды рәисе, Мәскәү мөфтие Илдар Аләутдинов. 

Бәшәров сүзләренчә, Сирия балаларына опекунлык – аның шәхси нияте һәм дини бурычы.

Актер балаларны һәм аларның әниләре Муна Абдель Хамид һәм Фатин Атайны Мәскәүдә февраль аенда узачак спектакленә чакырган һәм Сириядә тынычлык булуын теләвен җиткергән.

Муна Абдель Хамид Россия мөселманнары күрсәткән гуманитар ярдәм өчен рәхмәтләрен җиткергән.

Мәскәү мөфтие Илдар Аләутдинов билгеләп үтүенчә, Россия мөфтиләр советы проекты нигезендә россиялеләр качаклар лагеренда булып, россиялеләр исеменнән җылы киемнәр, балаларга бүләкләр, ягулык һәм башка кирәк-ярак калдырып кайткан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100