Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Айзатуллин: Быел республикада 1078 ишегалдын төзекләндердек
Хөкүмәт йортында «Безнең ишегалды» президент программасының 2021 елгы нәтиҗәләрен әйттеләр.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021 елда Татарстанда «Безнең ишегалды» президент программасы буенча 1078 ишегалды төзекләндерелгән. Моңа 8 млрд сум акча сарыф ителгән.
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Президенты карары белән 2020 елда «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырыла башлаганын искәртте.
«Ишегаллары территорияләрендә инвентаризация үткәрелде. 9 627 ишегалдын инвентаризацияләгәннән соң, 6 мең 923 ишегалды комплекслы ремонт таләп итә, дип ачыкланган», — диде Марат Айзатуллин. Ул 2020 елда 1091 ишегалды тәртипкә китерелгәнен әйтте.
Программа кысаларында алты төрле эш башкарыла: юл, тротуарлар төзекләндерелә; эскәмияләр, чүп савытлары куела; ут яктырткыч баганалар төзекләндерелә яки яңалары куела; комлыкта балаларга уен һәм спорт җиһазлары куела; каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдырыла яки яңартыла.
«2021 елда программа буенча 300 мең кеше, ике елда 660 мең кеше, гомумән алганда, 2 млн га якын кеше бүген яңартылган ишегалларында яши», — диде министр. 2021 елда программа кысаларында, йорт яны территорияләрендә 2 млн квадрат метр асфальт өслек төзекләндерелгән. Ике елда 4 млн 669 квадрат метр асфальт өслек, 1046 км яңа тротуар төзелгән. «Без җәяүлеләргә өстенлек биреп, тротуарларга аеруча зур игътибар юнәлдерелә», — диде.
2021 елда 6 меңнән артык яктырту баганасы куелган, ике елда бу күрсәткеч 11 меңгә җиткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз