news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов Лотфулла Шәфигуллинга Татарстан Дәүләт Советы депутаты таныклыгын тапшырды

Марат Әхмәтов Лотфулла Шәфигуллинга Татарстан Дәүләт Советы депутаты таныклыгын тапшырды
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Лотфулла Шәфигуллинга республика парламенты депутаты таныклыгын һәм значок тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, 3 апрельдә ТР Үзәк сайлау комиссиясе Лотфулла Шәфигуллинаны җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты итеп теркәде. Депутат мандаты Фәрит Мөхәммәтшинның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда өстеннән төшерүе нәтиҗәсендә бушаган иде.

Лотфулла Шәфигуллин Дәүләт Советының өч чакырылышында (дүртенче, бишенче һәм алтынчы) депутат итеп сайланды, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетын җитәкләде. Ул Россиянең атказанган элемтә хезмәткәре, Татарстанның атказанган икътисадчысы, Халыкара элемтә академиясе академигы.

Марат Әхмәтов Лотфулла Шәфигуллинга депутатлык эшчәнлегендә уңышлар теләде.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советында Шәфигуллин Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты составында эшләргә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot