news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: 1 Май төрле буын, милләт һәм һөнәр ияләрен берләштерә

Марат Әхмәтов: 1 Май төрле буын, милләт һәм һөнәр ияләрен берләштерә
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов республика халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады.

«Бу бәйрәм табигатьнең яңаруын һәм үз куллары белән Ватаныбызның иминлеген ныгытучы, куәтен арттыручыларга тирән хөрмәтне гәүдәләндерә. 1 Май төрле буын, милләт һәм һөнәр ияләрен гаделлек, теләктәшлек һәм татулык кыйммәтләре тирәсенә берләштерә», - дип искәртте Әхмәтов.

Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Татарстан халкының хезмәте нәтиҗәсендә республика икътисадта, фәндә, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында алдынгы урыннарны саклап кала. Аның искәртүенчә, хәзерге шартларда төбәк үсешендә фикерләүнең сыгылмалылыгы, инновацион алымнар, үзара ярдәмләшү һәм илгә тугрылык мөһим роль уйный.

«Бу язгы көндә хәрби һәм хезмәт батырлыгы үрнәге күрсәткән ветераннарга, тәҗрибәләрен яшьләр белән уртаклашучы остазларга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә», - дип өстәде Марат Әхмәтов.

Ахырда ул республика халкын бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, тынычлык, гаиләләрендә җылылык һәм яңа уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot