Марат Әхмәтов: Язучылар милләт һәм тел сагында иң алгы сафта булырга тиеш!
27 март көнне «Корстон» мәдәният комплексында Татарстан Язучылар берлегенең XX корылтае узды. ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов язучылар турындагы фикерләре белән уртаклашты.