news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Якутлар бездән азрак булсалар да, үз телләрендә кино эшен фанатларча эшли

«Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча «Кеше китә – җыры кала» телесериалы төшерелде. Ул «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында күрсәтелә. ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссия рәисе Марат Әхмәтов сериал турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Марат Әхмәтов: Якутлар бездән азрак булсалар да, үз телләрендә кино эшен фанатларча эшли
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Уртак проектыбыз Бөек Җиңүнең 80 еллыгына матур бүләк булсын иде, чөнки без – сугыш чорын, тылдагы авырлыкларны кичкән буынның балалары. Шул кешеләрнең язмышларын, фидакарьлек һәм каһарманлык истәлеген яшьләребезгә, бүген үсеп килә торган буынга таныту һәм җиткерү дигән максатлар белән эшләнде ул.

Икенче максатыбыз ул – «Яңа Гасыр» телеэкраннары аша телебезне гомерле итү, чөнки анда – миллионлы аудитория. Бу шөгыльне дәвам итәргә, татарча фильмнар, сериаллар юнәлешен ныграк үстерергә кирәк. Мәсәлән, якутлар безгә караганда халык саны ягыннан күпкә кимрәк булсалар да, үз милләтләре телендә бу эшне фанатларча эшлиләр», – дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссия рәисе Марат Әхмәтов.

«Кеше китә – җыры кала» телесериалы премьерасында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot