news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов Якутия парламенты җитәкчесе белән очрашты

Марат Әхмәтов Якутия парламенты җитәкчесе белән очрашты
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм ТРда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыены (Ил Тумэн) Рәисе Алексей Еремеев белән очрашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Дәүләт Җыенында узды, алар төбәкләрнең социаль-икътисади үсешен законнар белән тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре, Законнар чыгару җыеннарының алга таба хезмәттәшлеген ныгыту һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, үз чиратында, ике милли Республиканың күптәнге дуслыгын билгеләп үтте һәм аларның туган телне саклау мәсьәләләре буенча охшаш позициядә торуларын ассызыклады.

«Һәр төбәкнең үз спецификасы, үзенчәлекләре бар, әмма шул ук вакытта без бер максатны үтибез – тел сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә актив хезмәттәшлек итәбез, туган телләребезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү буенча тәҗрибә белән уртаклашабыз», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

«Безнең Татарстанда 2 миллионнан артык татар яши, аларның күбесе туган телендә сөйләшә. Чөнки милли мәдәният, этник мәдәният, тел, гореф-гадәтләр - болар барысы да, сезнең Якутиядәге кебек үк, авыл җирлегендә барлыкка килә. Әмма туган телне саклау проблемасы да бездә бар. Бездә татар теле икенче дәүләт теле булса да, аңа ихтыяҗ кимү процессы бара. Безгә сезнең тәҗрибәне үзләштерү бик кызык», - дип өстәде ул.

Бүген Татарстан делегациясе сәфәр кысаларында Якутск шәһәренең Казан скверында Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салу тантанасында катнашты, ул Халыклар дуслыгы билгесе буларак 2023 елда ачылган иде. Чыгыштан соң бер минут тынлык урнашты, аннары делегация әгъзалары һәм парламент вәкилләре истәлекле монументка чәчәкләр куйды.

Искәртик, парламент делегациясе Якутиягә Саха Республикасы Хөкүмәте каршындагы саха теле терминологиясе буенча республика комиссиясенең эш тәҗрибәсен өйрәнү өчен килде.

Делегация составына Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, парламент депутаты Илшат Әминов, шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot