Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов: Халкыбызның сайлауларда актив катнашуын бердәмлеккә сынау дип кабул итәм
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауда катнашты. Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ - КХТИ) бинасында урнашкан 55 нче сайлау участогына Марат Әхмәтов беренчеләрдән булып килде.
«Быелгы сайлау кампаниясе үзгә шартларда уза, чөнки махсус хәрби операция бара. Мин бу сайлауларда халкыбызның актив катнашуын бердәмлеккә сынау дип кабул итәм. Моннан тыш, сайлауларда катнашуны лидерыбыз Владимир Путин тирәсендә бергәлеккә һәм бердәмлеккә имтихан буларак карарга мөмкин», – дип басым ясады Марат Әхмәтов журналистлар белән аралашканда.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстанда һәрвакыт республика язмышын Россия язмышы белән бәйләделәр. «Безнең республика халкы һәрвакыт иҗтимагый-сәяси яктан бик актив булды һәм шул ук вакытта үзенең язмышын илебез язмышы белән бәйләде. Һәр сайлаучының тавышы мөһим. Махсус хәрби операциягә килгәндә, Татарстан саллы икътисады белән Җиңүгә үз өлешен кертә, безнең егетләр сугыш кырында батырлык күрсәтәләр, тыныч хезмәттә зур нәтиҗәләргә ирешәләр. Һәм, һичшиксез, Җиңү безнең кулда булачак», – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.
Бу сайлауларда республика халкы үзләрен зур илнең җаваплы һәм актив гражданнары итеп күрсәтер дип ышанам, диде Марат Әхмәтов.
- Бүген Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Бөтен республика буенча сайлау участоклары 08:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00-20:00 сәгатькә кадәр эшли. Республикада барлыгы 2700дән артык участок сайлау комиссиясе, шулай ук 42 вакытлы сайлау участогы эшли.
- Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта республикада 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулар уза. Шулай ук республиканың 40 районында яшәүчеләр җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз