Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов Түбән Камада балалар экология-биология үзәгендә булды
Бүген Түбән Кама районына эш сәфәре кысаларында Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Балалар экология-биология үзәгендә булды. Быел «Сибур» компаниясе ярдәме белән бинада капиталь ремонт тәмамланган һәм нефть-газ химиясе компаниясе инициативасы белән экологик агарту программалары яңартылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сибур» керткән инвестицияләрнең гомуми күләме 162 млн сумнан артык тәшкил иткән (капиталь ремонт һәм җиһазлау – 150,8 млн сум, «Экойорт» төзү – 12 млн сум). Биналарга капиталь ремонт ясаудан тыш, заманча җиһазлар сатып алынган, урманчылык, экомониторинг һәм биотехнологияләр лабораторияләре, «Җәмәгать бакчасы» тәҗрибә мәйданчыгы, шулай ук табигый фәннәр һәм экология белән шөгыльләнү өчен профильле класслар, «Пирогов» интерактив анатомия өстәле булган медицина классы кебек 14 белем бирү киңлеге булдырылган.
Үзәк актив мәгърифәтчелек эше алып бара: ачык лекцияләр һәм мастер-класслар, акцияләр һәм консультацияләр уздырыла. Шунысы мөһим, бу – табигатьне саклау һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләре буенча бердәм мәгълүмат кыры, анда теория тере практика белән яраша.
Үзәк эшенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе «Экойорт» булды. Биредә балалар һәм өлкәннәр табигатькә сакчыл караш нигезләре белән танышалар, калдыкларны сортларга бүлергә өйрәнәләр, эшкәртүнең йомык циклы турында мәълүмат алалар. «Экойорт» 2025 елның 15 ноябрендә ачылган һәм 7 ай эчендә анда 5 меңнән артык кеше булган.
Шулай ук үзәктә «Ресайклинг остаханәсе» оештырылган, анда балалар эшкәртүне күзәтәләр һәм үз куллары белән икенчел чималдан файдалы әйберләр ясыйлар.
Гап-гади пластик шешә капкачыннан балалар үзләренә брелоклар, папка-планшетлар һәм башка бик күп нәрсәләр ясый алалар.
Марат Әхмәтов укучылар һәм педагоглар белән аралашты һәм алга таба уңышлар теләде, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз