news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов төбәк парламентлары башлыклары медиарейтингында беренче унлыкка керде

Марат Әхмәтов төбәк парламентлары башлыклары медиарейтингында беренче унлыкка керде
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Марат Әхмәтов 2026 елның апрель ае нәтиҗәләре буенча РФ субъектлары закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында беренче унлыкка керде. Ул Идел буе федераль округы вәкилләре арасында икенче урын яулады. Бу «Медиалогия» компаниясе мәгълүматларыннан билгеле булды.

Гомуми рейтингта Марат Әхмәтов 6 019 медиаиндекс белән 10нчы урын яулады.

Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару органнары башлыклары арасында Әхмәтовтан югарырак позициядә Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе Евгений Люлин гына урнашкан (5нче урын).

news_right_1
news_right_2
news_bot