Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов Теләче районында язучы Фатих Хөсни музеенда булды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Теләче районында республиканың Халык язучысы Фатих Хөсни музеенда булды. Визит аның муниципалитет буенча эш сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Язучының тормышына һәм иҗатына багышланган музей районда 1997 елдан бирле эшли. Ул Фатих Хөснинең туган ягында – Олы Мәтәскә авылында урнашкан. Учреждение фондларында 2 меңнән артык экспонат, шул исәптән язучының мемориаль әйберләре, аның китаплары һәм фотосурәтләре бар.
Сәфәр барышында Әхмәтовка Фатих Хөснинең тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче экспозиция күрсәттеләр.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин белән бергә Әхмәтов шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Флүр Закиров мемориалына чәчәкләр салды.
Закиров махсус хәрби операция зонасында 2025 елның октябрендә һәлак була.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз