news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Татарстанның эчке тулаем продуктны 10 триллион сумга җиткерәчәгенә ышанам

Марат Әхмәтов: Татарстанның эчке тулаем продуктны 10 триллион сумга җиткерәчәгенә ышанам
Фото: © Абдул Фархан, «Татар-информ»

Татарстанның инде 30нчы еллар башында ук эчке тулаем продуктны 10 триллион сумга җиткерү перспективалары бар. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Волга» экспертлар клубы утырышыннан соң «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде, дип яза хәбәрче Арсений Кәримов.

«Моның кайчан булачагын фаразлау кыен: бу 2029, 2030, 2031 ел да булырга мөмкин. Ләкин якын киләчәктә Татарстанның эчке тулаем продуктны 10 триллион сумга җиткерәчәгенә өметләнәм һәм ышанам. Бу – чынга ашарлык әйбер. Әлбәттә, безнең икътисадка йогынты ясарга омтылучы хәзерге тышкы факторлар аркасында моны фаразлау кыен. Әмма мондый потенциал бар», - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.

Ул искәртеп үткәнчә, узган ел республиканың инвестицион капиталына - 1 триллион, ә быел 1,4 триллион сум салынган.

2024 елда Татарстанның эчке тулаем продукты 5 триллион сумнан артып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot