news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

Марат Әхмәтов Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының 19нчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин парламент рәисе вазифасыннан китте һәм Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы итеп депутатлар бертавыштан Марат Әхмәтов өчен тавыш бирде.

Марат Әхмәтов 1954 елның 16 июнендә туган. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, РФ һәм ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Беренче, алтынчы һәм җиденче чакырылышларда Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Бүгенге көнгәчә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифаларын башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot