Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов татарстанлыларны Халыкара парламентаризм көне белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов республика халкын халыкара парламентаризм көне белән котлады.
«Әлеге әһәмиятле дата 2018 елда Россия тәкъдиме белән Берләшкән Милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан гамәлгә куелды. Ул 1889 елның 30 июнендә дөнья закон чыгаручыларының халыкара парламент хәрәкәтен башлап җибәргән иң өлкән берләшмәсе булган Парламентара союзның беренче конференциясе ачылуга бәйле», – диелә котлауда.
Аның сүзләренчә, нәкъ менә парламент озак вакытлы үсеш стратегиясен билгели, язмышны хәл итә торган карарлар кабул итә.
«Хәзерге катлаулы шартларда глобаль масштабта киеренкелекне киметү һәм гадел күпполяр дөнья тәртибен формалаштыруның нәтиҗәле коралы буларак парламентара дипломатия аерым әһәмияткә ия. Барлык чикләүләргә карамастан, безнең ил тотрыклы һәм имин киләчәкне уртак күзаллауны уртаклашкан дәүләтләр һәм аларның берләшмәләре белән үзара файдалы элемтәләрне эзлекле рәвештә үстерә», – дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы.
«Россия Федерациясенең тышкы сәясәте нигезләренә, күпмилләтле халык мәнфәгатьләренә таянып, бу принципларны тормышка ашыруга Татарстан депутатлар корпусы да үз өлешен кертә», – дип өстәде Марат Әхмәтов.
Ахырда ул барысына да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, ә хезмәттәшләренә киләчәктә дә Россия файдасына иҗади хезмәттә уңышлар теләде. «Бәйрәм белән!» – дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз