news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов Татарстанлыларны ТАССР оешуның 106 еллыгы белән котлады

Марат Әхмәтов Татарстанлыларны ТАССР оешуның 106 еллыгы белән котлады
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов республика халкын Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуның 106 еллыгы белән котлады.

Сәясәтче искәрткәнчә, нәкъ 106 ел элек, 1920 елның 25 июнендә, яшь автономиядә бөтен хакимият Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Вакытлы Революция Комитетына тапшырыла, аны Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкли. Бу көн 1920 елның 27 маенда тарихи Декрет белән игълан ителгән республикабызның яңа дәүләт статусын гамәлгә кертү көне булып санала,

«ТАССР оешу – үз заманы өчен уникаль күренеш, РСФСР составында күпмилләтле дәүләт берәмлеге булдыру тәҗрибәсе. Аның нигезендә большевиклар доктринасы гына түгел, ә күренекле татар революционеры, илнең милли-азатлык хәрәкәте лидерларының берсе Мирсәет Солтангалиевның кыю идеяләре дә яткан», – дип игътибар итте Марат Әхмәтов.

Бүген республика – Россиянең алдынгы, динамик үсештәге төбәкләренең берсе. Биредә 175 төрле милләт вәкиле тыныч һәм тату яши. «Без ата-бабаларыбыздан калган бердәмлекне кадерләп саклыйбыз, фәнни, сәнәгать һәм мәдәни потенциалыбызны арттырабыз, яшьләрне традицион кыйммәтләр нигезендә тәрбиялибез», – дип өстәде Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы.

«Кадерле якташлар! Бу истәлекле көндә барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм гаилә бәхете телим. Уртак тарихыбыз алга таба да киләсе буыннар өчен үрнәк һәм горурлык чыганагы булсын. Бәйрәм белән, Татарстан!» – дип йомгаклады Марат Әхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot