news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Татарстанда ел саен сугару мәйданы 4-5 мең гектарга артып бара

«Татмелиоводхоз идарәсе» директоры Марс Хисмәтуллин сугаруны оештырырга теләүчеләр өчен дәүләт ярдәмен санап үтте.

Марат Әхмәтов: Татарстанда ел саен сугару мәйданы 4-5 мең гектарга артып бара
Салават Камалетдинов

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстанда ел саен сугару мәйданы 4-5 мең гектарга артып баруын әйтте.

«Республикада мелиорация белән җентекләп шөгыльләнергә кирәк дигән беренче сабак 2010 елда булды. Узган ел бу сабак кабатланды. Без 2010 елда махсус программа булдырдык. Шуның нигезендә Татарстанда ел саен сугару мәйданын 4-5 мең гектарга артып бара», - диде Марат Әхмәтов Лаеш районы «Нармонка» агрофирмасы басулары белән танышкан вакытта.

Бүген Лаеш районы Нармонка авылында Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты күчмә утырышы узды. Утырышка кадәр депутатлар агрофирма басулары белән танышып чыкты. Алар бәрәңге, кәбестә һәм арыш басуында булды. Агрофирма бер мең гектарда яшелчә үстерә. Аларның барысы су сиптерүгә көйләнгән.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Басуларга су сиптерү бик югары игенчелек технологиясе белән бергә барырга, үсемлекнең уңдырышына эшләргә тиеш. Аның өчен орлык яхшы, җир әйбәт эшкәртелгән, үсемлекләрне саклау чаралары күрелгән булырга тиеш. Бөтен эшләрне җиренә җиткереп башкарсаң, су сиптерүнең файдасы булачак. Ертык технологиягә су сиптереп утырсаң, җирне катыруга һәм чүп үләне үстерүгә китерә. Бу мәсьәләгә комплекслы карарга кирәк», - диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов сугару эшләрен оештырган оешмаларга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү программасы кабул ителгәнен әйтте. Якын киләчәктә сугару мәйданын 50-60 мең гектарга җиткерергә кирәклеген белдерде. Әлегә ул 32 мең гектарны тәшкил итә.

«Яшелчәлек безне үзебезне тәэмин итәрлек дәрәҗәдә бар, ләкин аның белән генә чикләнергә кирәкми. Идел буе федераль округында гына да егерме миллионлап халык яши. Без моны да исәпкә алып эш итәргә тиеш», - диде Марат Әхмәтов.

«Татмелиоводхоз идарәсе» директоры Марс Хисмәтуллин сугаруны оештырырга теләүчеләр өчен дәүләт ярдәмен санап үтте. Ул соңгы илле елның утыз бише коры килгәнен һәм мелиорациядән башка яшелчәдән зур уңыш алып булмаганын әйтте.

Марс Хисмәтуллин

Фото: © Салават Камалетдинов

«Беренчедән, буалар дәүләт хисабына төзекләндерелә. Республикада соңгы ун елда 450 гидротехник корылма төзекләндерелде һәм 32 мең гектар сугару җирләре булдырылды. Икенчедән, сугару җиһазлары алырга теләгән оешмалар чыгымнарының җитмеш процентын субсидия рәвешендә кире кайтара ала. Мәсәлән, моңа насос станциясе, тамчылап су сибү системалары алу керә. Торба сузу чыгымнарының илле проценты кайтарыла», - диде Марс Хисмәтуллин.

Марс Хисмәтуллин сүзләренчә, бу программада катнашу өчен проект-смета документациясе кирәк. Моны «Тататмелиоводхоз идарәсе» белгечләр дә эшли ала икән.

«Татарстанда соңгы ун елда мелиорациягә 8 млрд сум инвестиция җәлеп ителде. Төзекләндерелгән буалардан, зур һәм кечкенә елгалардан мелиорациягә су китерү буенча эш алып барыла. Республиканың су байлыклары сугару җирләрен 400 мең гектарга кадәр җиткерергә мөмкинлек бирә. Мелиорациянең тәмен тапкан хуҗалыклар сугарыла торган җирләрнең мәйданын арттырырга тырыша», - диде Марс Хисмәтуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100