Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов Татарстан халкын Россия парламентаризмы көне белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Татарстан халкын Россия парламентаризмы көне белән котлады.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән тарихи вакыйга – Россия парламентаризмына 120 ел тулу уңаеннан котлыйм!
1906 елның 27 апрелендәге Дәүләт Думасының беренче эш көне Россиядә халык хакимиятенең ерак гасырлардан килүче традицияләре, күпмилләтле халкыбызның гаделлек, демократия һәм Ватанга хезмәт итү кебек рухи-әхлакый кыйммәтләргә тугрылыгы символы булды.
Бүген Россия парламент системасы ныклы традицияләргә таяна, илнең киләчәге аның нәтиҗәлелегеннән тора.
Татарстан закон чыгару моделе Россиядә көчле һәм абруйлы модельләрнең берсе булып санала. Бу статус конкрет гамәлләр, республиканың социаль-икътисадый үсешенә, гражданнарга социаль ярдәм итүгә, милләтара тынычлык һәм татулыкны, бездә яшәүче 175 халыкның кабатланмас мәдәни кодын саклауга юнәлдерелгән норматив база белән беркетелде.
Татарстан парламентарийлары фикерен федераль дәрәҗәдә дә ишетәләр, бу исә илебезнең закон чыгару системасын ныгытуга ярдәм итә. Гомумдәүләт һәм җирле мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим рольне муниципалитетларның вәкиллекле органнары депутатлары да уйный.
Татарстанның бүгенге казанышларына хокукый нигез салган ветераннарыбызга олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Сезгә сәламәтлек, иминлек, туган Татарстаныбыз һәм бөек Россия хакына яңа җиңүләр телим! Бәйрәм белән!» –диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз