Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов Татарстан халкын Россия Дәүләт флагы көне белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Татарстан халкын Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән тәбрик итте.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән чын күңелдән котлыйм. Бу бәйрәм – илебездә яшәүче барлык халыклар өчен кадерле көн. Ул чорларның какшамас бәйләнешен, уртак тарихыбызны, ата-бабаларыбыз каһарманлыгын һәм киләчәккә омтылышны чагылдыра. Ак, зәңгәр, кызыл төсләрне берләштерүче әләм, илнең бәйсезлеген, ерак гасырлардан килгән гореф-гадәтләрне һәм күпмилләтле халкыбызның рухи көчен күрсәтеп, Ватан киңлекләре өстендә җилферди.
Татарстанда, Россиянең барлык төбәкләрендәге кебек үк, дәүләт символлары хөрмәт ителә һәм кадерләп саклана. Флаг, Герб һәм Гимнга ихтирам күрсәтеп, без гражданлык үзаңы һәм Ватан язмышы өчен җаваплылык хисләре тәрбиялибез, буыннар чылбырының ныклыгын тәэмин итәбез.
Бүгенге катлаулы шартларда Россия әләме аерым символик мәгънәгә ия. Ул, кыюлык һәм каһарманлык байрагы булып, чорыбыз батырларын – махсус хәрби операциядә катнашучыларны – үз бурычларын намус белән үтәргә, илебез мәнфәгатьләре өчен аяусыз көрәшергә өнди. Ул иксез-чиксез дәүләтебезнең тарихи территорияләрендә яшәүче бар халыкны яклаучы һәм аларның тынычлыгы символы булып җилферди.
Бу көнне без Россиянең бөек тарихы һәм бай мәдәнияте өчен тирән горурлык хисләре кичерәбез.
Дәүләт флагы алдагы көннәрдә дә яңа җиңүләргә өндәсен, үз көчебезгә ышанычны арттырсын һәм Ватаныбызны имин һәм матур киләчәккә илтүче ышанычлы маяк булсын!
Бәйрәм белән, кадерле ватандашлар!» - диелә котлауда.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз