news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Татарстан – Россия Федерациясенең иң алдынгы, терәк субъектларының берсе

Марат Әхмәтов: Татарстан – Россия Федерациясенең иң алдынгы, терәк субъектларының берсе
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов ТАССР төзелү турында декретны имзалау көне уңаеннан Татарстан халкын котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы төзелү турында декретны имзалау көне белән котлыйм. 1920 елда хәлиткеч сәяси-хокукый акт кабул ителде, ул безнең зур илебез составында республиканың яңа дәүләт статусын, чикләрен һәм хакимият органнары системасын игълан итте.

Декретны кабул итү халкыбызның ерак гасырлардан килгән өметләренең чагылышы, милли үзбилгеләнешкә, күптән көтелгән сәяси мөстәкыйльлеккә таба мөһим адым булды. Бу тарихи документ икътисад, фән һәм сәнәгатьне үстерүнең оештыру нигезләрен салды, милли мәгариф, мәдәният һәм сәнгатьнең чәчәк атуына ярдәм итте.

Үткән юлыбызга әйләнеп карап, без бүген горурланып әйтә алабыз: Татарстан – Россия Федерациясенең иң алдынгы, терәк субъектларының берсе. Бу казанышлар нигезендә күп буыннарның иҗади хезмәте, туган җиргә тугрылык һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгы, барлык халыкларыбызның гореф-гадәтләренә һәм традицион кыйммәтләренә хөрмәт ята. Быел әлеге истәлекле датаның Корбан бәйрәме белән туры килүе милли бердәмлекнең һәм динара татулыкның республикабызның төп көче икәнен безгә тагын бер кат искә төшерә.

Кадерле якташлар! Без хаклы рәвештә үткәнебез белән горурланабыз, ышаныч белән бүгенге көнне төзибез һәм өмет белән киләчәккә карыйбыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бәхет һәм безнең уртак йортыбыз хакына яңа җиңүләр телим», – диелгән котлау сүзләрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot