news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады

Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.

«Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.

Бу бәйрәм һөнәрен һәм сәләтен сүз белән эшләүгә, тарихи хәтерне саклауга, заманча Татарстанның югары казанышларын һәм омтылышларын чагылдыруга багышлаган хезмәт ияләрен берләштерә.

Матбугат һәрвакытта да мәгълүмат чарасы гына түгел, ул мәдәниятне, туган телләрне, безнең күпмилләтле халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауның мөһим коралы да. Цифрлы технологияләрнең ашкынулы үсеше һәм яңа сынаулар чорында республика массакүләм мәгълүмат чаралары дәүләт сәясәтен үткәрүче, хакимият һәм җәмгыять арасында конструктив сөйләшү булдыру өчен ныклы таяныч, сыйфатлы журналистика традицияләрен саклаучы булып кала.

Хезмәт сөючәнлек, намуслы һәм объектив булу, граждан җаваплылыгы кебек иң матур традицияләр ветераннарыбыз һәм тармак династияләре вәкилләре тарафыннан салынды.

Бәйрәм көнендә республика медиаҗәмәгатьчелегенә тугры һәм рәхмәтле укучылар, илһам, тирән эчтәлекле мәкаләләр һәм туган җиребез хакына яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!» – диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot